4 октябрь 2016 яңалыклары
-
Ник Вуйчич Казанга килә!
19 ноябрь көнне Австралиянең мотивацияләүче ораторы, аяксыз-кулсыз туган меценат, язучы һәм җырчы Ник Вуйчич Казанга килә. Ник башкаланың "Татнефть-Арена" Боз Сараенда чыгыш ясарга җыена. Оештыручылар сүзләренчә, казанлыларны һәм кунакларны гаҗәеп шоу-программа, автограф-сессия, бүләкләр көтә. Шуны да әйтергә кирәк, программа ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Хөкүмәте ярдәме белән оештырыла. 2015...
-
Көтү кайтканда авылда аю йөргән
Әлеге хәл Башкортстанда булган. Якшәмбе көнне кичке сәгать 8ләр тирәсендә авылга аю төште, дип хәбәр иткән Балтач районы Имән авылында яшәүчеләр җирле "Башинформ" агентлыгына. Авылда көтү кайткан чак була. Шунысы гаҗәп: авылга аю төшкәндә бер генә эт тә тавыш чыгармый, ә урман кунагы үзе дә сыер-сарыкларга тимәгән, кешеләргә дә якын...
-
Эштән азат ителгәннәргә пенсия 3 айдан соң гына биреләчәк - Пенсия фонды
Индексацияне исәпкә алып, иминият пенсиясе эштән азат ителгәнгә 3 ай узгач кына түләнә. Россия Пенсия фондының Казанның Вахитов районы идарәсе эштән киткән яки башка эшчәнлеген туктаткан кешеләргә пенсия түләү тәртибе турында мәгълүмат бирә. Индексацияне исәпкә алып, иминият пенсиясе эштән азат ителгәнгә 3 ай узгач кына түләнә. Мисал өчен, апрельдә хезмәт...
-
Барча бөгелмәлеләргә мөрәҗәгать итәбез
Эш сәгате белән санашмыйча, ял көннәрен санамыйча, тырышып-тырышып язабыз, компьютер төймәләрен басабыз да басабыз, һәр чәршәмбе, һәр җомга табадан төшкән газеталарыбызны почта бүлекчәләренә, китапханәләргә озатабыз. Ләкин... Кадерле укучыларыбыз, ләкин безнең бу хезмәтебез бер тиенгә дә яраксыз булып кала, гәрчә безне укучы булмаса. Шуңа күрә сезнең һәрбарчагызга мөрәҗәгать итәбез. Бөгелмә районындагы...
-
Бөгелмәдә пенсионерлар... гафу, пионерлар спартакиадасы
1 октябрь дигән дата бар. Аның үзенә генә хас исеме дә бар - Өлкәннәр көне. Бәйрәм дисәң, бәйрәм түгел үзе. күпләр картлык шатлык түгел дияргә ярата. Ләкин зур әһәмияте бар бу көннең. Өлкән буын вәкилләренең тормышыбызда тоткан роле бик зур әһәмияткә ия. Аларның сабыр күз карашы, зирәк киңәше, урынын белеп...
-
Казан Россиядә яңа акчалар символларына тавыш бирүдә янә беренче урында
Казан Кремле һәм Казан университетының төп бинасын яңа купюраларда сурәтләүне 340 мең 316 кеше хуплады. Казан 200 һәм 2000 сумлык яңа банкнот символлары өчен тавыш җыюда янә беренче урынга чыкты. Бу хактаТвоя-Россия.рф конкурсы сайты статистикасыннан күреп була. 4 октябрьдә сәгать 10да Татарстан башкаласы рейтингта беренче баскычта тора. Казан Кремле һәм...
-
Котычкыч фаҗига
21 сентябрь кичендә Апаста коточкыч фаҗига була. Заготзерно бистәсендә яшәүче өйдәшләр (законлы рәвештә язылышмаганнар) Хәмит һәм Гөлнараның үз өйләрендә үле гәүдәләре табыла. Гаепләнүче - 19 яшьлек Сергей Золлин. Биеш авылыннан. Ул үз гаебен тулысынча таный. Хәмиткә - 56, Гөлнарага 46 яшь. Гаилә башлыгы тумышы белән Әлмәндәр авылыннан. Каратун икмәк кабул...
-
Шуны истә тотыгыз
Бик борынгы заманда бер шаһ яшәгән. Ул үзенә зур итеп матур сарай салдырган. Андагы могҗизалы бүлмәләр арасында, иң матуры, иң гүзәле түшәме дә, идәне дә, стеналары да көзгедән генә торганы булган. Бервакыт бу бүлмәгә эт йөгереп кергән дә аптырап калган. Аңа төрле яклап бер көтү эт карап тора икән. Куркуыннан...
-
Һиҗри календарьда – Яңа ел
Ислам динендә бәйрәмнәрнең һәркайсы аерым әһәмияткә ия. Мәсәлән, Ислам динендә кулланылучы Һиҗри исәп буенча 3 октябрьдә яңа 1438 ел башланды. Бу - Милади исәбе буенча 622 елда Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) Мәккәдән Мәдинәгә күченү көне. Һиҗри календарь шуннан башлана. Ел 12 айдан Һәм якынча 354 көннән тора. Бу - Айның Җир...
-
Toyota баласыз хатын-кызлар өчен бала-робот уйлап тапкан
Toyota Kirobo Mini робот-баланы киләсе елда сатуга чыгарырга планлаштыра. Toyota Motor компаниясе Kirobo Mini исемле робот-бала ясау турында игълан итте, ул Япониядә баласыз хатын-кызлар өчен уйлап табылган, анда туучылар саны нык кимү күзәтелә дип хәбәр итә Рейтер. Бу хакта " Новости" яза. Агентлык мәгълүматлары буенча робот-бала Япониядә тискәре демографик тенденцияләр...
-
Октябрь аена йолдызлар фаразы
Октябрь аеның беренче яртысы ир белән хатын, туганнар, хезмәттәшләр һәм җитәкчеләр белән мөнәсәбәтләргә кискен тәэсир итәчәк. Шуңа да бу чорда җитди карарлар кабул итү, үзара сүзгә килү кебек гамәлләрдән читтә торыгыз. Йолдызлар зур эшләрне, идеяләрне айның икенче яртысында башкарырга киңәш итә. Ай ахыры исә күңеле хәбәрләргә бай булачак, уңыш китерәчәк....
-
Октябрь аена намаз вакытлары
-
Бөгелмә сөт комбинатында - яңа җитәкче
28 сентябрь көнне Бөгелмә сөт комбинатында җылы очрашу булып узды. Әлеге комбинатны яңа директор җитәкли, озак еллардан соң комбинатка кабат Илһам Минһаҗев кайтты. Очрашу Бөгелмә сөт комбинаты продукциясен сатучылар белән оештырылган иде. Ике дистәдән артык эшмәкәр өчен иң элек комбинатта экскурсия уздырдылар, аннары танышу түгәрәк өстәл артында барды. Бүгенге көндә...
-
Кулланышта – электрон дәреслекләр
Татарстанның 200дән артык мәктәбенә 7-9 сыйныф укучыларына электрон дәреслекләр өчен 180 меңләп лицензия бирелде. Инде бу уку елында ук укучылар рус теле, әдәбият, инглиз теле, немец теле, француз теле, Россия һәм гомуми тарих, җәмгыять белеме, география, алгебра, геометрия, физика, биология, химия, сынлы сәнгать, музыка, физик культура, тормыш иминлеге нигезләре буенча...